Чара 22 декабрьдә 15:00 сәгатьтә Нефтьчеләр мәйданында башлана.
Әлмәттә Үзәк чыршыны ачу программасы билгеле булды:
15:00 – яраткан персонажлары белән «Смайлик» дигән интерактив шоу
16:00 – «Кыш бабай төше» музыкаль спектакле
17:00 – Кыш Бабай һәм Кар кызы тарафыннан «Яңа ел утлары яктысында» интерактив программасы
18:00 – Казан шәһәренең «Just brass» тынлы оркестрының ялкынлы шоуы
19:30 – шәһәр һәм район коллективлары катнашында иҗат концерты. «Боз ритмы»Яңа ел дискотекасы
Моннан тыш, Кыш Бабай резиденциясе эшли башлаячак. Шулай ук биредә шәһәрнең бәйрәм мәйданчыклары буенча Яңа ел квесты булачак.