Лаеклы шәхескә – дәүләт бүләге
Ел тәмамланган чорда күңелле яңалыклар килә башлады.
Шушы көннәрдә Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлеваның РФ дәүләт бүләгенә ия булуы турында белдек. Фәридә Бәгыйс кызы Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Бу чыннан да бүләк кенә түгел, бу – күпьеллык хезмәтне, талантны һәм үз эшеңә тугрылыкны тану казанышы. Аның җитәкчелегендә театр иҗат урынына гына түгел, төрле буын тамашачыларын берләштерүче чын мәдәният энҗесенә дә әверелде.
Әлмәт театры – шәhәр бренды. Һәр спектакльнең сәхнә артында, һәр проектның уңышында аның энергиясе, илһамы һәм театрны һәр тамашачы белән таныштыру, йөрәк түренә якын итү теләге тора. Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлеваны дәүләт бүләгенә ия булуы белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа