«Әлмәт таңнары» бездә кунакта
6 декабрь көнне Мәмәт авылы Мәдәният йортында «Чын күңелдән сөйләшү» дигән темага якташыбыз, «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире, галим, язучы Рәфкать Шаһиев белән очрашу үтте.
Очрашуга кунагыбызның укытучылары Гөлнәзирә апа Галиева, Гөлнур апа Фәрхетдинова, Мәмәт мәктәбенең татар теле укытучылары, укучылар, Мәдәният йорты, авыл җирлеге, китапханә хезмәткәрләре, «Әлмәт таңнары»н яратып укучы ак яулыклы апаларыбыз килгән иде.
Очрашуны Мәмәт мәктәбенең татар теле укытучысы Ләлә Насыйх кызы алып барды. Зәвыклы итеп эшләнгән презентация ярдәмендә кунагыбызның тормыш һәм хезмәт юлы, «Әлмәт таңнары» газетасының эшчәнлеге белән таныштырды. Кичәбез барышында «Татмедиа» тарафыннан бастырылган яңа китаплар белән танышу, аларны сатып алу мөмкинлеге булды. «Әлмәт таңнары» газетасына альтернатив рәвештә язылу оештырылды, яңа ачылган рубрикалар, мәкаләләр аша районыбызның уңган кешеләре белән, газетаның ничек әзерләнүе, ни рәвешле укучыларга килеп ирешүе белән таныштык.
Тамашачылар арасыннан 8 нче сыйныф укучысы Айгизә Нәбиева, ветераннар советы рәисе Гөлнур Фәрхетдинова, җирле үзидарә хезмәткәре Нәсимә Гайнуллина газетага карата үзләренең фикерләрен белдерделәр, андагы язмаларны кызыксынып укып баруларын әйттеләр. Сәнгатьле итеп кунагыбызның шигырьләрен укыдылар.
Катнашучылар яраткан газетабызга, аның хезмәткәрләренә иҗат уңышлары һәм халык яратып укый торган газета булып калуын теләделәр. Чөнки киләчәк буын мәдәниятебезне, җирле тарихыбызны, аның күркәм кешеләрен белеп, танып үсәргә тиеш.
Шундый җылы, тирән эчтәлекле, чын күңелдән булган очрашуны оештырган Мәмәт җирлеге җитәкчесе Х.М. Бәдгытдиновага, Мәдәният йорты җитәкчесе А. Мөхәммәдиева, китапханәче Ф. Вафина, Мәмәт мәктәбе укытучылары, авылның ветераннар советына зур рәхмәт белдерәбез.
Ләлә Ситдыйкова
Мәмәт авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа