Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Снежность» хәйрия фестивале узачак

Быел фестиваль Пушкин иҗатына багышлана.

6-8 декабрьдә меценат Андрей Комаров инициативасы белән «Снежность» XXI балалар хәйрия театр фестивале узачак.

«Снежность» фестиваленең максаты — сәнгать дөньясына җәлеп итү һәм социаль якланмаган гаиләләрдән, балалар йортларыннан һәм тернәкләндерү үзәкләреннән балаларны илһамландыру. Быел язучы, шагыйрь, драматург, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Александр Сергеевич Пушкинның 225 еллык юбилеена «Снежность» фестивале «Пушкин с нежностью» лейтмотивы астында узачак.

Әлмәттә репертуар 4 театр коллективы башкаруында 7 спектакль күрсәтүне үз эченә ала: Санкт-Петербург дәүләт «Әкият курчак театры», Әлмәт һәм Киров драма театрлары, шулай ук Казан яшь тамашачы театры. 

Әлмәттән тыш фестиваль илнең җиде шәһәрендә уза: Ижевск, Чиләбе, Первоуральск, Озерск, Екатеринбург, Бөек Новгород һәм Петропавловск-Камчатск.

Фото: «Снежность» фестивале матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса