Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә яшьләр сессия оркестры барлыкка киләчәк

Әлмәт музыкаль проекты президент мәдәни инициативалар фонды грантын алды.

Әлмәттә яшьләр сессия оркестры барлыкка киләчәк. Булачак коллективның исемен уйлап тапканнар инде – «НОТА»  Әлмәтнең яңа талантлар оркестры. Ул 2024-2025 елгы концерт сезоны дәвамында эшләячәк. Ә отчет белән «Музыка җәлеп итү» фестивалендә чыгыш ясаячак.

Яшьләр оркестрына җыю 1 июльдән башлана. Бу «Нефтьче»  мәдәният сарае директоры Рамил Садриевның идеясе. Ул «Россиядә музыка индустриясе: яңа идарә итү карарлары» белем бирү программасының иң яхшы 10 проекты исемлегенә керде. Яшьләр оркестрын оештыруда оештыручыларның башка проекты тәҗрибәсе кулланылачак –  халыкара җәйге мәктәп Play With Joy (плей ВИС джой). Акчалар президентның мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса