Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры Уфада фестивальдә җиңү яулады

Башкортстан башкаласында Россиянең кече шәһәрләре театрларының ХХІ фестивале узды.

Әлмәт дәүләт драма театры Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә катнашты. Нефтеград актерлары Гаяз Исхакый повесте буенча «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен куйдылар.

Әсәрнең үзеннән тыш, сценарийны язганда документаль интервьюлар кулланылган. "Режиссер Айдар Җаббаров һәм театр артистлары милләтара никахлар темасын күтәрәләр, милли менталитет һәм дини карашлар кысаларында фикер алышалар. Мәхәббәт һәм гаиләгә төрле карашлар күрсәтәләр, аларны гомумкешелек, христианлык һәм Ислам позицияләреннән аңлаталар», - дип хәбәр итә Әлмәт театрының матбугат хезмәте.

Нәтиҗәдә, «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә фестиваленең төп дипломын Татарстанның Әлмәт артистлары алды.

Фото: Әлмәт дәүләт драма театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса