Чара әниләр көненә багышланган иде.
Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее бинасына да кадерле әниләргә багышланган “Элмәле чигү” исемле чара үткәрелде. Чара барышында әниләребез музей фондларында сакланучы, XIX-XX гасырларда авылдашларыбыз чиккән элмәле сөлгеләр тарихы белән танышу белән бер рәттән, үзләренең яшьлек елларында чиккән осталыклары белән уртаклашып, берсеннән-берсе матур кулъяулыклар чиктеләр, яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр. Чара тәмле чәй табыны артында дәвам итте, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.