Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр республикакүләм фин-угор халыклары фестивалендә җиңү яулады

Чара Яр Чаллыда узды.

7 нче октябрьдә, 24 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел укытучылары Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йортында узган «Без бер агач ботаклары» фин-угор халыклары республика фестивалендә булдылар.

Программа ТР фин-угор һәм славян халыкларының сәнгать кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсен караудан башланды. Фестивальдә катнашучылар өчен халык уенчыклары ясау, милли орнаментлар белән бизәү, Татарстанның фин-угор халыкларының халык уеннары буенча осталык дәресләрендә катнаша алды.

«Традицион костюмны өйрәнү, реконструкцияләү һәм популярлаштыру: теория һәм практика мәсьәләләре» темасына семинар узды, фин-угор халыклары коллективлары һәм ансамбльләре җитәкчеләре катнашты. Катнашучылар сәхнә костюмнарын дөрес сайлап алу һәм тегү детальләре турында фикер алыштылар.

Әлмәт районының «Радовакшномка» мордва халык җыр ансамбле «Фольклор биюе» номинациясендә җиңү яулады.

 

 

 

 

Чыганак, фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса