Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Мәдәни мохит» көтә

Быел саф һавада концертлар уза торган мәйданчыклар исемлеген «Мәгърифәт бульвары» тулыландырды.

Узган ялларда калабызда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проектының яңа сезоны старт алды.

Әлмәтлеләрнең мәдәни яллары һәр атнаның җомга, шимбә  кичләрен колачлый. Кичке алтыдан башлап шәһәребезнең 7 иҗтимагый киңлеге артистларны һәм әлмәтлеләрне үзенә дәшә.

Хәтерегездә булса, узган елны оештыручылар мәдәни чараларга үзгә бер тон биреп, илебезнең төрле шәһәрләреннән урам музыкантларын һәм киң билгеле шәхесләрне чакырганнар иде. Быел да әлеге концепциядән бик читкә тайпылмаска исәпләре.

Узган шимбәдә «Каракүз» скверына дистәләрчә әлмәтлеләр җыелды. Бирегә кунакка блогер һәм спортчы-параальпинист Рөстәм Нәбиев килде. Аның Әлмәттә беренче генә булуы түгел - ул узган елны да биредә килгән иде. Ачык һавадагы ток-шоу «Мәдәни диалог» проектының яңа юнәлешен ачты. Былтыргы очрашу вакытындагы кебек үк, быел да җыелучылар кунак белән ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр кебек мәңгелек темага фикер алыштылар, тормышта килеп туган авырлыклар алдында сынмау-сыгылмау, башкалар җөрьәт итмәгән адымнарны ясау кебек дөньяви хәлләр турында сөйләштеләр. 

-   Тау түбәсенә менүем ниндидер бер тирән мәгънәгә ия димәс идем, бары тик спортчы буларак үз-үземне сынап карыйсым килде, - дип сөйләде кызыксынучыларга Рөстәм Нәбиев.

 Әйтеп узганыбызча, быел «Мәдәни мохит» локацияләре исемлегенә тагын бер иҗти-магый киңлек өстәлде. Ул да булса шәһәребезнең популяр урынына әйләнергә өлгергән «Мәгърифәт бульвары». Оештыручылар тиз арада аны да үзләштерә башларга кирәк дигән фикергә килгәннәр.  Биредә тамашачыларны традицион программа - саф һавада концерт көтә иде. Гитарачы Александр Цыганов алар өчен бик зур программа әзерләгән булып чыкты - берөзлексез диярлек сәгать ярым дәвамында чыгыш ясады.

Түбән Мактама Мәдәният йорты каршында да шимбә киче Роберт Андреев һәм Раилә Маннанова чыгышыннан гөрләп торды.

Проектны гамәлгә куючы-ларның очрашу урыны итеп парклар һәм скверларны сайлавы очраклы түгел. Биредә уңайлы - тамашачылар өчен эскәмияләр бар. Ә алар каршындагы киңлек - зур бер сәхнә кебек.

Быелгы сезонда «Яшьлек» скверыннан алып Түбән Мактама Мәдәният йорты каршындагы мәйданга кадәр 7 иҗтимагый киңлек әлмәтлеләрне үз программалары белән сөендерәчәк. Ә «Каракүз» фестивале башлануга андый мәйданчыклар саны тагы да артачак.

мохит

Гөлфия Ханова әзерләде 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса