Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәгънәле очрашу

Гаилә - әхлак нигезе.

Гаилә мәсьәләләренә кагылышлы чаралар актуальлеген беркайчан да югалтмады. Бу юнәлештә шәһәребездә «Татар гаиләсе» Россия ижтимагый фондының Әлмәт бүлеге актив эшчәнлек алып бара. Аның җитәкчесе Гөлия Җамалиева әлеге клуб утырышларын мәртәбәле шәхесләр катнашында, тирән мәгънәви эчтәлеккә ия итеп оештыра.

Чираттагы шундый очрашу Г. Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә булды һәм «Гаиләдә хатын-кызның роле» темасына багышланды. Төбәгебезне өйрәнүче, журналист, Әлмәт энциклопедиясен төзүчеләрнең берсе Эльвира Харрасова танылган язучы Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» әсәре героеның прототибы Миңлекамал Сөләйманова турында сөйләде. Гаять катлаулы тормыш юлы кичергән әсәр герое чынлыкта да Әлмәт районында Салкын Аланның «Политотдел» күмәк хуҗалыгын җитәкли. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорында, аннан соңгы катлаулы елларда бу гади татар хатын-кызы үзен батырларча таныта. 9 бала тәрбияләп үстерә, хәсрәт утында янган халыкны оештырып, ачлыктан саклап, үзе җитәкләгән хуҗалыкны азык-төлек җитештерү буенча беренчелеккә чыгара. Үзлегеннән белем алып, ныклы ихтыяр көче, рухи ныклыгы аркасында зур хөрмәткә, мактауларга ия була. Ләкин ул фидакарь хезмәтенә иң югары бәя үзенең «Миңлекамал» образы булуын әйтә. Төбәкнең гади татар хатын-кызы язмышыннан гыйбрәтле вакыйгалар, эзлекле фикер нигезендә аның гаиләдә, җәмгыятьтә нинди зур роль уйнавы ассызыкланды.

 

Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова һәм башка галимнәр белән бердәм эшчәнлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән энциклопедиядә әлеге фактлардан тыш бихисап бай мәгълүмат туплануы турында да искәртте Э. Харрасова.

 

Төбәгебезнең борынгы заманнардан башлап бүгенгәчә тормышына багышланган әлеге зур фәнни хезмәт турында белеп, күп ачышлар ясадык. Шуннан соң Алсу Әмирова «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы буенча виртуаль сәяхәткә әйдәп алып китте. Үткәннәр белән бүгенгебез, киләчәк турында уйланулар, фикер алышу «Умырзая» ансамбле (җит. Р.Н. Локманова) башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Очрашу истәлеге итеп Рәхмәт хатлары, Әлмәтебез язучыларының, шагыйрьләренең китаплары тапшырылды.

Эльза Гобәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса