Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Уфалылар Әлмәт районына кунакка килгән

Алар Ризаэддин Фәхретдин музее белән танышты.

31 май көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге зыялылар клубы Татарстанның Әлмәт районында һәм Башкортстанның Туймазы районында сәфәрдә булдылар.


Әлмәт районының Кичүчат авылына Башкортстан делегациясе мөфти, әдип, дин әһеле Ризаэддин Фәхретдин музее белән танышу максаты белән бардылар.

Дин әһеле, язучы-мәгърифәтче, ХХ гасырның 30-нчы елларына кадәр Уфа шәһәренең Үзәк диния нәзарәтендә мөфти булып эшләгән Ризаэтдин Фәхретдин музее җирлекнең тарту көче булып торган бер урыны.


Музей директоры Диләрә Гыймранова әдипнең тормышы һәм эшләре турында сөйли, сөлгеләр үрнәгендә татар бизәгенең төрләрен, һәр орнаментның мәгънәсен аңлатты.


"Кичүчатка сәфәр бик кызыклы һәм эчтәлекле булып хәтерләрдә сакланыр", - ди Уфа кунаклары.

 

 

Фото: Ризаэтдин Фәхретдин музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса