Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы авылында Сабантуйга сөлге җыйдылар

Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган.

 Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган.

Традициләрне дәвам итеп, Әлмәт районы авылларында да Сабантуйга бүләкләр җыялар. Чарада авыл халкының өлкәне дә, кечкенәсе дә катнаша.

Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барыла.

"Бүген авылыбызда Сабантуйга бүләк җыю йоласы матур гына үткәрелеп китте. Шушы матур,күркәм чарада катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез. Көне буе матур көйләрен гармунда уйнап, авылга моң таратучы Мусина Мәйсәрә апага,әби-бабаларының гореф-гадәтләрен дәвам итүче яшь буынга чиксез рәхмәтебез. Безне ягымлы елмаю,матур караш,җылы сүзләр белән,бүләкләрен әзерләп, каршы алган авыл халкына шулай ук рәхмәтләр җиткерәсе килә.) Сез биргән бүләкләрегез Сабантуйда катнашучылар кулында булыр. Колгага бәйләп куйган яулык-сөлгеләрегез, әләм булып җилфердәп,күңелләребезне җилкендереп,бәйрәмнәргә тагы дәшеп торсын!
Сабантуйлар котлы булсын!", - ди оештыручылар. 

 

 

Фото: Түбән Абдул мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса