Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында «Карга боткасы»н пешерделәр

Бәйрәм күңелле җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында  «Карга боткасы» бәйрәме билгеләп үттеләр. Балалар һәм өлкәннәр авыл урамнарын узып, елга буена җыелалар.

Монда, яр буендагы учакта, традицион ботка пешерәләр. Бәйрәм ризыгы өчен ингредиентларны авылдашлардан  җыялар.

Ботканың беренче өлешен җиргә, икенчесен — инешкә, өченчесен — күккә, дүртенчесен — каргаларга бирәләр. Нәкъ менә шушы кошлар татар халкының риваятьләре буенча язны китерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса