Бу атнада мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланды.
Чара Г.Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә узды.
Көтеп алынган язгы каникуллар укучылар өчен традицион рәвештә зур бәйрәм-балалар китабы атналыгы белән ассоциацияләнә. Бу-китап укырга яратучыларның, китапханәгә йөрүче балаларның балачак бәйрәме.
Г. Тукай исемендәге балалар китапханәсе, Әлмәт музыка көллияте белән берлектә 7 һәм 8 номерлы шәһәр китапханәләре-филиаллары Әлмәт шәһәре һәм Казан шәһәре һөнәрчеләр берлеге осталары 2022 елгы балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачтылар. Чара кысаларында балалар актив уеннарда, мастер-классларда һәм конкурсларда катнаша алдылар.