Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин китаплары презентациясе узды
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин китаплары презентациясе узды

Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеенда истәлекле вакыйга булды.

"Тәрбияле ана", "Тәрбияле хатын" китапларына презентацияләү түгәрәк өстәленә мәртәбәле кунаклар җыелды",- дип хәбәр итә Әлмәт мәдәният идарәсе җитәкчесенең милли эшләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина. - Музей директоры, милләтебезнең асыл кызы Диләрә Гимранова китапларны тәрҗемә иткән якташыбыз Сәрия Исхаковага, Р.Фәхреддин оныгы Фәрит әфәндегә һәм кунакларга аралашу мәйданы булдырды: милләтебезнең бәхетле киләчәген һәркем Риза казый хезмәтенә таянып алып баруны ассызыклады. Киләчәгебез язмышы тәрбияле аналарда, тәрбияле хатын-кызларда!"