Әлмәттә "Нәүрүз гүзәле"н, "Татар егете"н сайладылар
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Нәүрүз гүзәле"н, "Татар егете"н сайладылар

Анда 15-25 яшьлек әлмәтлеләр катнашты.

Районның Яңа Нәдер авылы мәдәният йортында "Нәүрүз гүзәле-Татар егете" бәйгесе узды. 

Бәйге 5 этаптан торды. Иң беренче конкурсантлар үзләре белән таныштырдылар, аннан иҗади талантларын күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр, кызлар дефиледә үзләрен сынады, егетләр спортта ярыштылар. 

Мөхәммәтгәрәева Алия районның Нәүрүз гүзәле булып танылды.