Әлмәтле IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңү яулады
Быел бәйгедә Россиянең 38 төбәгеннән, җиде чит илдән кырык ике меңнән артык эш катнашкан.
«Чулпан» мәдәният үзәгендә IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә оештырыла.
Болгария, Литва, Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Үзбәкстан, Әзербайҗаннан эшләр килгән. Барысы 135 җиңүче бүләкләнде.
Алар арасында якташыбыз Рүзил Ихсанов та бар. Рүзил "М.Җәлил татар телендә" номинациясендә җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа