Татарча КВНның зона этабында әлмәтлеләр җиңү яулады
17 февраль көнне «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының зона этабы узды.
КВНның зона этабы Әлмәттә узачагы турында хәбәр иткән идек.
Чарада Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Баулыдан командалар катнашты.
"Әлбәттә, Әлмәттән" җыелма командасы гран-при яулады. Илмир Шафиков, Илмир Сәхәбетдинов, Фирдәр Гыйләҗев, Рөстәм Каюмов, Алия Бәйрәмалова, Камилла Тихоновадан торган команда "Әйдә, шаярт"ның 3 нче этабына узды.
Жюри Әлмәт командасы чыгышын профессиональ дәрәҗәдә башкарылуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа