6 гыйнварда 11.00 сәгатьтә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын чана бәйгесенә чакыралар.
Фестиваль гадәттәгечә Нефтьчеләр мәйданында узачак.
Шулай ук теләге булган һәркем конкурста катнашу өчен 20 декабрьгә кадәр гариза җибәрә ала.
Оештыручылар гариза биргәндә исем-фамилияне, телефон номерын һәм шәһәрне күрсәтүне сорый.
Фестиваль шулай ук Татарстанның башка шәһәрләрендә дә узачак: 4 гыйнварда — Нурлат, Баулы, Бөгелмә, 5 гыйнварда — Лениногорск, Азнакай, Җәлил, 6 гыйнварда — Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга.