Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачыларга премьера тәкъдим итте

Әлмәттә театраль премьера булды.

Әлмәт драма театры тамашачыларны янә премьера белән сөендерде. "Агыйделнең аръягында" спектакле "Бердәм Россия" партиясенең "Кече Ватан мәдәнияте" федераль партия проекты кысаларында куелган иде. Режиссер-Айрат Абушахманов (Уфа).

Күренекле язучы һәм әдәби тәнкыйтьче, филолог Х.Сарьян гомеренең соңгы елында детектив характердагы «Җәза» повестен яза, язучының вафатыннан соң ул башта «Казан утлары» журналында, аннан соң "Егет язмышы" исеме белән аерым китап итеп бастырыла. "Агыйделнең аръягында" спектакле бу повестьга нигезләнгән. Язучы повестьта «җәза» сүзен берничә мәгънәдә куллана, һәр кеше үзенең әзерлегенә карап, аны үзенчә аңлый, кабул итә.

Бу - гади кешеләрнең катлаулы тормышын тасвирлау тарихы. Төп герой Даниял исемле малай. Гаиләнең тыныч тормышын әтисенең үлеме турындагы хәбәр боза. Сәер үлем һәм Даниялның тормышның мәгънәсен ачыкларга омтылуы сурәтләнә анда...

Спектакльне карау эпидемиологик хәл белән бәйле барлык кирәкле чараларны үтәп узды.

 

Исегезгә төшерәбез, Әлмәт драма театры «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектының хәйрия акцияләрендә даими катнаша. Проект барлык гражданнарның илнең мәдәни тормышында катнашуына үтемлелеген тәэмин итәргә, мәдәни ялны төрлеләндерергә һәм өстәмә белем бирү өчен мөмкинлекләрне киңәйтергә, яшь талантларга ярдәм итәргә тиеш. Проект кысаларында «Кече шәһәрләр театрлары» һәм «Театрлар – балаларга» юнәлешләре тормышка ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса