Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә тарихи квест узачак

Чара шәһәрнең "Сәламәтлек" паркында узачак.

27 августында 13:00 сәгатьтә "Курск дугасы" бөтенроссия тарихи квесты узачак.


 Уенга катнашыр өчен монда яза аласыз. Анда 12 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.

 Квест  Бөек Ватан сугышында җиңүгә  багышлана.
Квестның нигезенә Людмила Шевчукның хатирәләре алынган. Людмила Николаевна 1924 елның 1 июлендә Запорожье өлкәсенең Акимовка авылында туа. 1940 елда Людмила Запорожский авиация техникумына укырга керә, анда бер ел белем ала. 1941 елда, икенче курста укыганда, сугыш башлана. Хәзер Людмила Николаевна Татарстан республикасында яши. 


Квестта катнашучылар үзләрен археолог ролендә сынап караячак. Аларның бурычы - археологларның ролен, Курск сугышы белән бәйле вакыйгаларның хронологиясен үз эченә алып, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга юлыккан сынауларны  тою.
 

Сез дә көчегезне сынап карый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса