Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Балны ничек дөрес сакларга? Умартачы киңәшләре

Дөрес шартларда бал мең елга кадәр саклана ала диләр.

Умартачы Фируз Мукимов  балны суыткычта сакларга киңәш итә. Аның сүзләренчә, җәй көне югары температура (+35 градус) продуктның сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу аеруча карабодай балына кагыла.

Мукимов шулай ук кыш көне балны балконда сакларга мөмкин ди, чөнки ул  салкыннарга һәм температура үзгәрешләренә чыдам.

Бал яктыны һәм дымны яратмый. Шуңа балны каплап, салкынча һәм караңгы урында саклыйлар. Иң яхшысы, керамика, эмаль савыт куллану.  Дымлы урында  бал әчи башлый. Ә якты урында тотсаң, файдалы үзлекләре кими. 


Балны 40 градустан югарырак температурада җылытканда файдалы матдәләре кими. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса