Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сөлгеләрне ничек йомшартырга

Автомат кер юу машинасында юылганнан соң сөлгеләр үзләренең йомшаклыгын югалта.

Күпләр сөлгене юганчы машинага махсус чайкагычлар сала. Аларсыз да сөлгеләрне йомшак итеп саклап була икән.

Дөрес юу хәтта иске сөлгеләргә дә йомшаклыкны кайтарырга сәләтле.

Сер түгел, берничә тапкыр юганнан соң мунчада, ваннада куллана торган зур сөлгеләр үзләренең йомшаклыгын югалта. Аларның күләме кими, тупаслана, алар белән сөртенәсе килми башлый. 

Йомшаклыкны ничек кире кайтарырга?
 

Сода һәм серкә.  Кер юу машинасы барабанына 2 аш кашыгы сода өстәргә кирәк. Ул суны йомшартачак, димәк, сөлге дә йомшак булачак. Чайкаган вакытта машинаның тиешле урынына 50 грамм серкә өстәгез. Ул, шулай ук,  суны йомшартачак һәм тукыма җепселләрендә калган юу чарасын чистартып бетерәчәк. Әгәр сөлгедән тәмле ис тә килүен теләсәгез, серкәгә берничә тамчы эфир мае тамызыгыз. 

Тоз. Тәҗрибәле хуҗабикәләр вакыт-вакыт сөлгеләрне тозлы суда чайкарга кидәш итә. Моның өчен 50 грамм тоз өстәргә кирәк булачак. Әмма бу ысул белән бик мавыгырга ярамый, машинаның детальләрен эшттән чыгару куркынычы арта.  һәм анда тоз сибәргә киңәш итә. 

Сөлгеләрне ничек дөрес киптерү турында да онытырга ярамый: аларны бауга элеп куйганчы, аларны яхшылап җилпергә кирәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса