Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Быел җәй экстремаль эссе булырмы?

Идел буена Скандинавия ягыннан килгән антициклон икенче атна тора.

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев июньнең икенче яртысында Казанда булачак һава торышы һәм 2010 елгы аномаль эсселек быел кабатлану ихтималы турында «Татар-информ»га сөйләде.

«2010 елда блокировкалаучы антициклон Россиянең бөтен Европа өлешен биләп алды. Кайнар һава агымнары Урта Азиядән килде, кайбер көннәрдә һава температурасы 39 градуска кадәр күтәрелде. Мондый экстремаль хәлләр безнең якларда сирәк була, быел алар кабатланырга тиеш түгел», - диде ул.

Якындагы декадада Казанда аномаль эсселек көтелә. Әмма Россия Гидрометеорология үзәгенең төзәтелгән фаразы буенча июньдә шәһәрдә уртача айлык температура нормага якын булырга тиеш. Шулай итеп, айның икенче яртысы салкынча булачак, дип фаразларга мөмкин булыр иде. Ләкин аның шулай булачагы икеле, дип саный агентлык әңгәмәдәше.

«Айның икенче яртысы салкынча булсын өчен, Арктиканың ачылуы кирәк. Ул майда ачылган иде. Әгәр Төньяк Атлантика безгә циклоннар җибәрсә, салкынайта алыр иде. Барысы да атмосфера циркуляциясенә бәйле. Ләкин мин айның икенче яртысы салкын булачагына өмет аз дип саныйм», - дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.

Тикшеренүче мәгълүматлары буенча, җәйнең беренче ае Казанда коры булырга мөмкин, ә аның уртача температурасы климат нормасыннан югарырак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса