Әлмәтнең танылган уку йорты кабат гаҗәпкә калдырды
18 апрель көнне Яшьләр үзәгендә зур бәйрәм - “Студентлар язы” фестиваленең гала-концерты булып узды.

Әлеге чара шәһәребездә беренче тапкыр гына үткәрелми. Ел саен республикабызның бик күп районнарыннан студентлар җыелып, төрле номинацияләрдә көч сынашалар. Быел гала-концертта Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләре студентлары катнашып, барысы да диплом ияләре булды. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Гран-при иясе булып Әлмәт дәүләт нефть институты танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia