Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең инстасәхифәсенә Әлмәттәге Яңа ел бизәлешен чагылдырган видео урнаштырды.

«Яңа елга кемнең нинди планнары бар?» - дип сорый район башлыгы һәм әлмәтлеләрне шәһәрдә бәйрәм рухы булдырырга чакыра.
Идеяләрегезне Тимур Нагумановның сәхифәсенә кереп, әлеге пост астында комментарийда язарга мөмкин.