Тукай узган атнада Шүрәлесез калды.
Ленин урамындагы скульптурадан кәрҗине белән бергә Шүрәлене урладылар. «Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт проекты кысаларында әлеге объект узган ел гына урнаштырылды. Композицияне Санкт-Петербург скульпторы Павел Игнатьев башкарды. Хәзерге вакытта полиция вәкилләре арт-объект элементын эзләү белән мәшгуль. Карак-вандалларны табуда халыкның ярдәм итүен дә сорыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, Россиядә вандализм өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Моның өчен өч айга кадәр арест һәм 40 мең сумга кадәр штраф яный.