Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә иң яхшы эретеп ябыштыручы исеменә 12 егет көрәште

Эретеп ябыштыру - интеллектуаль һәм иҗади һөнәр - "ЦПК-Татнефть"нең эретеп ябыштыручылар әзерләү үзәге җитәкчесе Илгизәр Хөснетдинов нәкъ шулай ди - эретеп ябыштыручы һөнәре кызыклы, интеллектуаль, хәтта иҗади процесс.

Бу хактагы фикере белән ул төзүчеләр көне уңаеннан оештырылган "Үз һөнәренең остасы" бәйгесен күзәткәндә уртаклашты. Аның сүзләренчә, соңгы елларда шәһәрнең төзелеш предприятиеләрендә, магистраль үткәргечләр салучылар арасында эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ зур. Бу - әлеге үзәк кенә дә елына 100-150 кешегә шул юнәлештә башлангыч белем бирүенә, тагын 300-350 кешене разряд күтәрү курсларында укытуга карамастан туган вәзгыять. Борчыганы шул: араларында яшьләр күп түгел. Ә шулай да бар.

"Татнефть"нең кадрлар әзерләү үзәгендә узган эретеп ябыштыручылар бәйгесендә, мисал өчен, "Үз һөнәренең остасы" исеме өчен 12 яшь егет көрәште. Барысы да "Главнефтегазстройсервис" идарәче компаниясенең структур бүлекчәләре вәкилләре. Ярышларны тантаналы ачу чарасында оештыручылар предприятиенең эретеп ябыштыручылары белән дан тотуы, араларында Татарстан һәм Россия бәйгеләрендә жиңүчеләр булуы каланың башка оешмалары белгечләрен куркыткан, ахры дип фаразлады. Шуңадырмы, әллә болай да санаулы белгечләрен "уттай кызу чорда" эштән аерырга теләмәү сәбәп булгандырмы, анысы билгесез. Көндәшлеккә дәгъва кылучылар җыелган икән, әйдә, алга.

Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яңартканнан соң егетләр бәйге биремен үтәргә кереште. Беренче карашка бер дә катлаулы түгел: ике корыч кәтүкне (катушка) бер-берсенә ябыштыру таләп ителә. Ләкин эшне җитештерү культурасын, куркынычсызлык техникасы таләпләрен саклаган хәлдә тиз һәм сыйфатлы башкару зарури.

Нәтиҗәсе бертоташ булачак ике кисәкне башта конкурсантлар берничә урыннан ябыштырды да махсус кабинага кереп тикшертте. Шуннан соң гына алар аны әйләнә буенча тоташтырды. Ябышкан урынны соңыннан рентгенография күзәтүеннән уздырдылар.

Эшнең сыйфатын тикшерүчеләр арасында эретеп ябыштыру буенча Россия бәйгесендә җиңүче булуы белән танылган Ильяс Мөхәммәтҗанов та бар. Шундый сынаулар узган остаз:

- Бу эштә иң мөһиме - әзерләнү һәм тынычлану. Битлегеңне кию белән ярыш икәнлекне онытырга кирәк. Һәр белгеч өчен бу бит көндәлек гамәл. Ләкин бәйге булгач, эш нәтиҗәсе аеруча матур, шома чыгарга тиеш, - дип саный.

Алдагы елларда "оста" исемен кулында нык откан Евгений Владимиров дулкынланусыз "көрәш" булмый дигән фикердә:

- Ләкин дулкынлану "дөрес" булырга тиеш. Каударлансаң хаталар ясавыңны көт тә тор. Мин үземне кулга алырга тырыштым. Шулай да бүгенге эшемнең нәтиҗәсе яхшырак булырга мөмкин иде дип саныйм.

Җиңүче үзенә шундый бәя куйды. Әмма ул мәлдә Евгений быел да "үз һөнәренең остасы" исемен отканын белми иде әле.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250