Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт укучылары фәнгә беренче адымнарын ясый

Әлеге минутларда ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм "Татнефть" компаниясе генераль директоры Наил Маганов Әлмәтнең 2 нче лицеенда кунакта.

Алар күптән түгел “Татнефть” ярдәме белән ачылган яңа биология кабинеты һәм лаборатория белән танышты. 


Кабинет дәресләрдә дә, дәрестән тыш вакытта шөгыльләнү өчен кирәк булган барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән. 


Түгәрәкләрдә укучылар үсемлекләрне микроклональ үрчетү белән шөгыльләнә ала. Мондый лаборатория 1 нче гимназиядә дә төзелеп килә. Эшләрне 2020 елның I кварталында тәмамларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса