Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Почтальон булып эшләргә кеше юк

Редакциягә төрле сораулар, гозерләр белән мөрәҗәгать итүчеләр байтак.

Әле менә күптән түгел генә Түбән Мактама бистәсенең Тельман урамында яшәүче бер апа шалтыратып, газета-журналларның, шул исәптән «Әлмәт таңнары»ның да килмәвен хәбәр итте.

«Тәмам гаҗиз булдым. Бер мин генә түгел. Почтальонны күргәнебез дә юк. Почтага барып үзебез алабыз язылган газета-журналларыбызны. Әле аларның барысын да алып булмый, әллә югалтып бетерәләр шунда, әллә башкалар алып китә», - дип зарланды ул. Бу уңайдан без Түбән Мактаманың почта бүлекчәсенә шалтыратып, мәсьәләгә ачыклык керттек. Почта җитәкчелеге белән сөйләшә торгач, проблеманың бик тирәндә булуы аңлашылды.

- Әйе, Түбән Мактамада май аеннан бирле почтальон юк. Монда мин берүзем генә. Шуңа да карамастан халыкка килгән газета-журналларны исемлек буенча адреслап әзерләп куям. Тельман урамында яшәүче апаны да бик яхшы беләм. Тик нишлисең бит, берүзем булганлыктан бар нәрсәгә дә өлгерә алмыйм. Ул апа «теге номеры юк газетаның, бу номеры кая» дип зарлана. Ул сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә дә килә. Ә бит «Әлмәт таңнары» газетасы җомга көнендә генә чыга. Шуңа бераз холыксызланып та ала торгандыр инде. «Бу номеры юк газетаның, булырга тиеш, теге вакытта бирми калдырдың» диючеләр күп була башлагач, газета-журналларны чыннан да биргәнлегемне дәлилләр өчен аерым бер исемлек булдырдым. Бирә торам - алып китүчеләр «алдык» дип имзаларын куя баралар. Шунсыз булмый. Почтага килүчеләрнең күпчелеге олы яшьтәгеләр, пенсионерлар. Аларны аңларга була. Почтальон булса, йортларына илтеп бирер иде дә бит. Кызганыч, әлеге һөнәр иясе булып эшләргә теләк белдерүче юк. Сәбәбе - хезмәт хакы бик түбән, эше шактый мәшәкатьле, - дип җавап бирде почта бүлекчәсе җитәкчесе.

Әйе, чыннан да шулай бит. Авыл җирлекләрендәге почтальоннарның хезмәт хакы шәһәрнекеләрдән күпкә ким, эшләргә кеше юк. Почтальон булмагач, халык поч-тага үзе килеп, газеталарын, хатларын аралап алырга мәҗбүр. Килергә өлгерә алмаганнар газета-журналсыз да калырга мөмкин. Чөнки «буталып» чит кеше газетасын алып китүчеләр дә булгалый. Килеп алу мөмкинлеге булмаган кешеләрнеке инде өелеп ята. Төптән уйлап караганда әлеге мәсьәлә бик җитди. Түбән Мактама бистәсе башкарма комитеты да бу проблеманы күз уңында тотар дип өметләнәсе килә. Инде берничә ай дәвамында хезмәткәрләр таба алмау үзенә күрә бик күңелсез һәм җайсыз күренеш бит. Аннан соң газетабыз «килеп җитмәде, югалды» дип шалтыратучылар булганда без дә кайгырабыз. Почтада эшләүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк инде анысы. Шундый катлаулы шартларда аз хезмәт хакына эшләп, газеталарыбызны халыкка җиткерәләр бит алар. Теләк бер генә - Түбән Мактамада да һәм башка авыл җирлекләрендә дә почтальоннар булып торсын, әбүнәчеләребез газетабызны вакытында алып, укып барсын иде.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса