Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Баскычлар ремонт көтә

Алда торган бәйрәмнәрнең Әлмәттә, һәрвакыттагыча, шаулап-гөрләп, бик күңелле үтәчәгенә һич шигебез юк.

Калабыз бәйрәмнәрне тагын да ямьләнеп, чис-тарып каршы алыр дигән өметебез дә менә-менә акланырга маташа. Ленин урамының бәйрәм үтәсе үзәк өлеше караулы анысы - тел-теш тидерерлек түгел. Ә менә шул ук урамның Нефтьчеләр мәйданы тирәсендә эшлисе эшләр бар иде әле. Шушы араларда биредә тротуар буйларындагы үләннәрне чабуларын, җәй буена кул тимәгән куакларны матурлап кыркый башлаганнарын күрү бик сөенечле булды. Үтеп-сүтеп йөргәндә һәрвакыт мине, бу тирәдән бер түрә дә җәяү үтми микән әллә, дигән сорау борчый иде. Урамның үзәк өлешен плитәләр түшәп, эскәмияләр куеп төзекләндергәндә болай да үги бала хәлендә кала килде урамның Мәрҗани урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәрге өлеше. Ниһаять, чистартырга булса да куллары җитә башлады. Ни дисәң дә, юбилейлы бәйрәмнәр җитә бит! Бер уңайдан Мәрҗани урамыннан аска таба төшә торган баскычларга да игътибар итсеннәр иде. Алар күптәннән ремонт көтә!

 

Гөлфия Ханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса