Илнең үзәк өлешенә эсселек кайтачак.
Синоптиклар эссенең кайчан киләчәген төгәл әйтә алмый, чөнки фаразлар бары тик биш көнгә генә бирелә. Әмма атна ахырына температура нык күтәрелер дип көтелә. Җомга көнне +23..+28, ә шимбә көнне температура тагын да югарырак булачак.
Бүген, ягъни, сишәмбе көнне әле бераз салкынча: +20..+22. Ә чәршәмбедән җылыта башлый.