Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт футболчыларының язгы гастрольләре

Урамда апрель. Соңарып килгән яз иң популяр уеннарның берсе булган футболны яратучыларга тиздән яңа сезон башланачагын искәртә кебек.

Республикабызның барлык командалары актив рәвештә җәйге уеннарга әзерләнә һәм төрле турнирларда катнашып үз көчләрен сыный тора. Әлмәтнең футбол буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре өчен дә бу шулай.

Владимир Карнауховның 1998 елгы шәкертләре Краснодар краеның футбол кырларында үз осталыкларын күрсәттеләр. «Яшь талантлар» традицион Бөтенроссия турниры бирегә шактый гына көчле командаларны җыйган иде. «Терек» һәм «Краснодар» футбол клублары академияләре вәкилләре, Мәскәү каласы беренчелегендә катнашкан ФШМ командасы һәм башка күп кенә беренче дивизион клублары командалары атна дәвамында алдынгы урыннарны алу өчен көрәште. Әлмәтлеләр дә көчле көндәшләре арасында югалып калмады. Алай гына да түгел, безнекеләр менә дигән уен осталыкларын күрсәтеп ярымфиналга үтте һәм, зур сенсация ясап, ярышларның төп фавориты булган Мәскәү ФШМын 1:0 исәбенә җиңде. Кызганычка каршы, финал уеннарында Әлмәт футболчыларына ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш җитеп бетмәдеме - алар турнир хуҗаларына 0:2 исәбенә оттырды.

Ирек Низамов кул астында тәрбияләнүче 1999 елгы үсмерләр Идел буеның иң эре футбол уеннарында - Эчке эшләр министрлыгының һәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә багышлап Самара шәһәрендә үткәрелгән турнирда катнаштылар. Әлмәт остазы һәр таймга икешәр состав чыгарып, үз шәкертләренең күбесенә уйнау мөмкинлеге тудырды. Билгеле инде, болай эшләп югары урыннар өчен көрәшү насыйп булмады. Шулай да унике команда арасында бишенче урын яулауны да уңышка санарга була.

Дмитрий Офицеров җитәкчелегендәге 2000 елгы балалар Сызрань шәһәрендә үткән Бөтенроссия турнирында бик уңышлы чыгыш ясадылар. Бөтен көндәшләрен рәттән җиңә барып, алтын медальләр генә яулап калмадылар, «Иң яхшы бомбардир» һәм «Турнирның иң яхшы уенчысы» номинацияләрендә шәхси призларга да лаек булдылар.

Тренерлары Руслан Субботин кул астында шөгыльләнүче 2002 елгы футболчылар Түбән Новгородта кунакта булдылар. Биредә әлеге яшь төркеменә кергән балалар өчен тагын бер Бөтенроссия турниры үткәрелде. Әлмәтлеләр биредә Татарстан кышкы беренчелеге чемпионнары буларак тәкъдим ителде һәм бу аларның көндәшләреннән җитди караш таләп итте. Ләкин республика беренчелегендә җиңү аларның күп көчен алган иде, күрәсең. Берничә уенның уртак нәтиҗәгә тәмамлануы Әлмәт футболчыларын финал уеннарыннан төшереп калдырды. Нәтиҗәдә алар юаныч бирә торганнарында гына катнашып, җиденче урынны алдылар.

Әлмәтнең тагын бер командасы - Юрий Полежаев шәкертләре 2004 елгы балалар арасында Тольятти шәһәрендә Коноплев исемендәге футбол академиясе тарафыннан оештырылган Бөтенроссия турнирында катнашты. Бу яшьтә футболчылардан тотрыклы уен таләп итә алмау сәбәпле, матур гына җиңүләр үкенечле оттырулар белән аралашып барды һәм, ярышларның нәтиҗәсе буларак, Юрий Полежаев кул астында тәрбияләнүчеләргә дүртенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

Үз хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250