Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлеләрне тагын мошенниклар алдаган

Әлмәтлеләр интернет аркылы сату-алу эшләре башкарганда мошенниклар тозагына эләгә.

Әлмәт полициясенә шәһәрдә яшәүче 51 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче аңлатканча, билгесез кеше аңа  дубленка сату турындагы белдерү буенча шалтыраткан. Җинаятьче сатучыдан банк картасының номерын һәм башка реквизитларын сораган, картасына гына күчерергә  тәкъдим иткән. Мошенникларның хәйләсенә эләгүен ханым картасыннан 3750 сум акча югалгач кына аңлаган, полициягә мөрәҗәгать иткән.

26 яшьлек ир-ат хоккей инвентаре сатып алган вакытта 12 мең сум акчасыннан колак каккан. Мөрәҗәгать итүченең кесә телефонына хоккей кәшәкәләре сату турында смс-хәбәр килә. Товарны китерү детальләре турында сөйләшкәннән соң, сатучы паспортның фотосурәтен һәм банк картасының номерын җибәрә. Ир 12 000 сум күләмендә акчаны банк картасына күчерә. Күпмедер вакыттан соң зыян күрүче сатучыга үзенең заказы турында мәгълүмат алу максатыннан хәбәр яза, әмма сатучы элемтәгә керүдән туктый.

Шәһәрдә яшәүче 46 яшьлек ир-ат интим-хезмәтләр күрсәтүдән файдалану өчен интернетта  белдерүләр эзли башлаган. Сайтларның берсендә ул «Наташа» исеме астында кыз анкетасын сайлап алган һәм күрсәтелгән телефон буенча шалтыраткан. Администратор барлык кызыксындырган сорауларга җавап биргән, хезмәт күрсәтү бәясен әйткән. Ир 5000 сум акчасын алдан түләп куйган. Аннан соң «менеджер» шалтыратып, тагын 4500 сум күчерүне таләп итә башлаган, янәсе, страховка өчен. Зыян күрүче шалтыратучының таләбен үтәгән. Шуннан соң "менеджер" шалтырата һәм күчерү белән проблемалар барлыгын әйтте, шуңа күрә тагын 7500 сум акча җибәрергә кирәклеген әйтә. Гомумән алганда, гариза бирүче 17000 сумга якын банк операцияләре башкара. Шуннан соң ул мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге фактлар буенча тикшерү бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 статьясы  «мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса