Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче ир-ат наркотикларны законсыз саклаган өчен хөкем ителде

Әлмәттә яшәүче 30 яшьлек кешегә әлеге җинаять өчен гомуми режимлы төзәтү колониясендә 1 елга һәм 3 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Шулай ук шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүне суд кире какты.

Әлмәт прокуратурасы телефон аша наркотик матдәгә заказ бирүче һәм аны яшергән урыннан тапкан ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Шул ук көнне наркотик матдәне полиция хезмәткәрләре дә табып ала. Егет үз гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә.

Судта аны РФ ҖК 228 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныдылар. Шул ук вакытта элек хөкем ителүче наркотикның законсыз тарату өлкәсендә җинаять кылган өчен 4 тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган. Соңгы хөкем карары буенча элегрәк шартлы рәвештә 6 ай вакытыннан алда азат ителгән булган. Хөкем карары законлы көченә әле кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса