Әлмәттә аек булмаган машина йөртүчене хөкем иттеләр
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә аек булмаган машина йөртүчене хөкем иттеләр

Әлмәтле аек булмаган хәлдә руль артына утырган.

2025 елның җәендә әлмәтлене медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен җаваплылыкка тартканнар. Суд аңа 45 мең сум штраф билгели һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә. 

Җәза срогы тәмамлануын көтеп тормыйча, 2026 елның февралендә ул, исерек хәлдә, яңадан үз автомобиле руле артына утыра. Ерак китә алмый: машинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Алкотестерда тикшерү сулаган һаваның бер литрына 0,717 мг спирт булуын күрсәткән, бу рөхсәт ителгән нормадан җитди артып китү булып тора.

Судта ир-ат ачыктан-ачык булганны инкарь итми: ул үз гаебен тулысынча таный һәм гаепләү белән килешә. Эш материалларын өйрәнеп, суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча гаепле дип тапты. Җәза сыйфатында машина йөртүчегә 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән.

  • Моннан тыш, ул ике елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән. Хөкем карары инде законлы көченә керде.