Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәт «ЖЭУ-3» директорына хокук бозулар өчен 50 мең сум штраф салынды

Суд карары әле үз көченә кермәгән.

Әлмәт «ЖЭУ-3»  директорына хокук бозулар өчен 50 мең сум штраф салынды
Суд карары әле үз көченә кермәгән.

Әлмәттә «ЖЭУ-3» директорына йорт белән идарә иткәндә таләпләрне бозган өчен штраф салганнар. Бу хакта шәһәр суды хәбәр итә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, «ЖЭУ-3»  лицензия таләпләрен бозган: подвал чүп-чар, төзелеш чүп-чары калдыклары, күгәргән торбалар белән тулы булу,  җылыту булмау һәм РФ Торак кодексына һәм башка законнарга каршы килә торган башка кимчелекләр.


Җавап бирүче өлешчә гаебен таныды, агымдагы ремонт милекчеләр рөхсәте белән генә мөмкин, ә авария эшләре башкарыла, дип билгеләп үтте. Ул оешманың катлаулы финанс хәле аркасында штрафны киметүне сорады. Жилинспекция ягы кабат хокук бозулар аркасында дисквалификацияләүне таләп итте.

Суд идарәче компания директорына 50 000 сум штраф билгеләде. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса