Моннан тыш, ир-ат штраф түләргә тиеш.
Әлмәттә исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тартуда гаепләнгән җирле кешене хөкем иттеләр. Эш материаллары буенча, хокук сакчылары машина йөртүчене районның бер авылында тоткарлаган. Ир-ат ачыктан-ачык исереклек билгеләре белән булган, дип ачыклык кертәләр шәһәр судында. Машина йөртүчене наркология диспансерына китергәннәр, анда ул медицина тикшерүен узудан баш тарткан.
Судья ир-атны гаепле дип таныды һәм хөкем карары чыгарды. Әлмәтлене ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр. Моннан тыш, ул 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.