Әлмәттә идарәче компания хезмәткәренә хөкем карары чыгардылар, аның гаебе белән түбәдән кар төшеп, сабый зыян күргән
Инцидент бу елның мартында булган.
Әлмәттә Җинаять кодексы хезмәткәренә хөкем карары чыгардылар, аның гаебе белән түбәдән кар төшкәндә сабый зыян күргән.
Әлмәттә суд РФ Җинаять кодексының 118 маддәсенең 2 өлеше (саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү) буенча гаепләнүче 59 яшьлек әлмәтлегә карата хөкем карары чыгарды, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
Исегезгә төшерәбез, бу елның язында Юныс Әминов урамында күпфатирлы йорт түбәсеннән кар һәм боз төшүдән ир-ат, шулай ук биш айлык бала зыян күргән иде. Суд, Әлмәт шәһәр прокуратурасы позициясен исәпкә алып, ир-атны гаепле дип тапты һәм аңа 1 ел иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа