Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле берничә көн башка кешенең гаражыннан кораллар алып чыккан

Зыян күрүче зыянны 22 мең сумнан артык дип бәяли.

Әлмәт шәһәр судында урлау эше каралды. Гаепләнүче берничә көн дәвамында башка кешең гаражыннан кораллар алып чыккан. Ул циркуляр пила, лазер, шуруповерт урлаган. Моннан тыш, ул перфораторны, почмаклы шлифоваль машинаны, төзелеш  суырткычын чыгара алган. Зыян күрүче як исәпләве буенча, зыян суммасы 22,2 мең сумнан артык.

Хөкем карары чыгарылганда судья фигурантның сәламәтлегенә, аның тәүбә итүенә һәм гаебен тануына, зыянны каплауына игътибар итә. Шулай ук ул элек җинаять җаваплылыгына тартылмаган. Әлмәтлегә 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде. Бу хакта дәүләт органы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса