Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттән «аферистларда эшләп алган» студент кыз хөкем карарын тыңлады

Әлмәттә 20 яшьлек студент кыз хөкем карарын тыңлады. Аны алдауда гаеплиләр.

Суд утырышында ачыкланганча, авыр матди хәлгә эләккән кыз «җиңел акча эшләргә» карар иткән. Танышы аша ул телеграммада куратор белән элемтәгә керә, ул аның «эшнең» асылын аңлата. Гаепләнүченең бурычларына адреслардан акча алу һәм үзенә хезмәт хакы итеп 7% калдыру керә.

Бер көнне кыз  олы яшьтәге хатын янына килә. Ул аңа 200 мең сум акча бирә. Шул ук көнне студент кыз кураторга акча күчерергә тиеш була. Әмма моны эшли алмый,  банк аның картасы эшләми башлый.

Судта кыз тәүбә итә һәм гафу үтенә. Аңа җинаять-башкару инспекцияләре белән килешү нигезендә җирле үзидарә органнары билгеләячәк урыннарда 60 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса