Әлмәттә чит кешенең йортына кереп, техникасын саткан ир-атны хөкем иттеләр
Гомуми матди зыян 20 000 сум тәшкил итә.
Әлмәттә элек хөкем ителгән ир-атны хөкем иттеләр. Эш материалларына караганда, ул алкоголь исереклеге тәэсирендә техниканы урлау максаты белән чит кешенең фатирына законсыз үтеп керә. Урынга килеп җиткәч, әлмәтле берүзе генә йөкне күтәрә алмаячагын аңлаган. Шуңа күрә ир-ат сатып алучыларны табып, бөтен техниканы 3000 сумга саткан. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды хәбәр итә.
Гомуми матди зыян 20 000 сум тәшкил итә.
Суд гаепләнүченең гамәлләрен РФ ҖК 158 маддәсенең 3 өлеше буенча урлау, ягъни гражданга зур зыян китереп, торакка законсыз үтеп керү белән чит кешенең милкен яшерен урлау дип бәяли. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
Аңа 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Моннан тыш, аңа җәзаның үтәлмәгән өлеше өчен тагын дүрт ай вакыт өстәлә.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа