Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Суд әлмәтлене аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен хөкем итте

Гаепләнүче үз гаебен танымады.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы 32 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (исерек хәлдә  автомобиль белән идарә итү, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартыла).

Судта 2023 елның 16 апрелендә гаепләнүченең, аек булмаган килеш, Әлмәт шәһәренең Ленин урамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы ачыкланган.

Гаепләнүче үз гаебен танымады. Суд аны 220 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем итә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 ел 6 айга мәхрүм итә.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса