Ул танышын яралаган.
Әлмәттә яшәүче хатын-кызны «сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китергән өчен» биш елга хөкем иттеләр.
Утырышта гаепләнүченең исерек килеш табын вакытында пычак тотып, танышының корсагына кадаганы ачыкланды. Хатын-кыз гаепле булуын таный һәм һөҗүмне аңсыз рәвештә ясаганын аңлата.
Ул срогын гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте.