Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Яңалыклар

Тагын берәү ришвәт алган

 

Гаепләнүчеләр эскәмиясенә 41 яшьлек юл-патруль хезмәте  взвод командиры эләкте. 
Автоинспектор автомобиль йөртүче хатын-кыздан 25 мең  сум күләмендә ришвәт алган.  Суд әлмәтлене гаепле дип тапты һәм шартлы рәвештә дүрт елга хөкем итте. Шулай ук аңа ике ел дәвамында хакимият вәкиллеге, дәүләт хезмәтендә оештыру-идарә итү һәм административ-хуҗалык вәкаләтләре белән бәйле вазифаларда эшләү тыела. Моннан тыш автоинспекторны «полиция капитаны» исеменнән мәхрүм иттеләр, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.

 

 

Биләмәләрне җыештыралар

Узган ялларда шәһәрнең биш территориясендә экологик  өмә узды.
Биләмәләрне чистартуда 200 дән артык кеше катнашты, чүп-чарны чыгарып түгүгә 20 берәмлек техника җәлеп ителде. Өмәләрдә  район башкарма комитеты хезмәткәрләре, «Татнефть» ААҖнең структур бүлекчәләре, идарәче компанияләр, мәгариф учреждениеләре, җирле үзидарә  һәм шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Аларның уртак тырышлыгы белән 108 кубометрдан артык күләмдә чүп җыелып, полигонга озатылды. Экологлар әлмәтлеләргә көзге өмәләрдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерәләр һәм алга таба да  әйләнә-тирә мохитка игътибарлы булуны сорыйлар.  

Якташыбызга тиңнәр табылмаган

 Якташыбыз Михаил Федорец Якын Көнчыгышның фитнес–заллары арасында оештырылган кроссфит буенча ярышларда катнашкан. 
Спорт чарасы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган. Әлмәт егетенә әлеге ярышларда тиңнәр табылмаган. Михаил Федорец көндәшләрен 5-6 секунд өстенлек белән җиңә барган һәм финалга чыккан. Финалда инде  ул Катардан килгән көндәше белән үзара көч сынашкан һәм беренче урынны яулый алган. Хәзер инде якташыбызны UFC турниры көтә. Михаилга яңа җиңүләр теләп калабыз. 

Кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән чираттагы  «Тоннель» профилактик операциясен үткәрде. 
Аның барышында 163 машина йөртүче тик-шерелгән һәм 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. 7 кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 1 шоферның  машина йөртү таныклыгы булмаган. ЮХИДИ инспекторлары әлмәтлеләргә юлларда йөргәндә кагыйдәләрне тиешенчә үтәргә кирәклеген, пассажирлар һәм җәяүлеләр тормышын куркыныч астына куярга ярамаганлыгын тагын бер кат искәртә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса