Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә исәптә торучы наркоманны өч тәүлеккә кулга алдылар

Ир-ат табиб билгеләмәсеннән башка тыелган матдәләр кулланган.

Гаепләнүчеләр эскәмиясенә Әлмәт кешесе эләкте. Аны табиб билгеләвеннән башка наркотиклар куллануда гаепләгәннәр. Ир-атның 2022 елдан бирле наркологта исәптә торуы ачыкланды.

Закон буенча, табиб билгеләмәсеннән башка наркотиклар яки психотроп матдәләр куллану, кайбер очраклардан тыш, дүрт меңнән биш мең сумга кадәр штраф салуга яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга китерә.

Әлмәтлене мировой судья карары буенча өч тәүлеккә кулга алдылар. Ул шулай ук наркология диспансерында диагностика һәм профилактик чаралар узарга тиеш, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса