Әлмәттә угъры тәрәзә пыяласын ватып, кибеткә кергән
Әлмәттә Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре 25 яшьлек кибет урлауда шикләнелгән кешене тоткарлый.
Беркетелгән маршрут буенча патрульлек итүче Әлмәт ведомстводан тыш сак бүлегенең наряды хокук саклаучылардан Сөләйманова урамындагы ябык кибеткә кемдер кергәнлеге турында мәгълүмат ала. Сәүдә объектына росгвардиячеләр патруль-пост хезмәте экипажы белән бер үк вакытта киләләр һәм ватылган витрина тәрәзәсен табалар.
Полиция хезмәткәрләре кибеткә элек челтәр кибетләрендә урлау өчен тоткарланган әлмәтле үтеп керә алган дип фаразлый.
Хокук саклаучылар шикләнелгән кешенең яшәү урыны буенча Пугачев урамындагы аның тормыш иптәше фатирына юл тота. Анда рецидивистны тоткарлыйлар. Ир-ат урлауда гаепле булуын таныган. Сәүдә объектыннан ул тәмәке һәм сыра алып чыккан.
Яшь кешене тикшерү өчен дежур частена алып киләләр. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа