Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Аек булмаган хәлдә кабат руль артына утырган әлмәтле судта җавап бирде

Егет җәза алачак.

29 яшьлек Әлмәт кешесенә 220 сәгать мәҗбүри эшләрһәм 2,5 елга  машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү билгеләнде. Егет исерек килеш рульгә утырган.

Судта егетнең «Лада Калина»руле артында шәһәр буйлап йөргәнен ачыклаганнар. Автоинспекторлар машинаны Заслонов урамында туктаталар. Алкоголь тесты ярдәмендә тикшергәннән соң, исерек шоферны автомобиль идарәсеннән читләштерәләр. Ачыкланганча, элек яшь кеше ЮХИДИ хезмәткәрләренә исерек килеш эләккән. Гаепләнүче гаебен таныды, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса