Әлмәтле ялган медикларга ышанып, миллионга якын акчасын югалткан
Үзләрен медицина хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар Әлмәттә яшәүче хатын-кызны миллион сумга диярлек алдаган.
63 яшьлек пенсионерга табиблар шалтыратып, кызының авариягә эләгүен белдергәннәр.
Үзәк район хастаханәсе хезмәткәре булып таныштырган хатын-кыз шалтырата. Ул пенсионерга баласы авариядә гаепле дип хәбәр итә, шуңа күрә зыян күрүчеләргә мөмкин кадәр тизрәк 900 мең сум акча бирергә кирәклеген әйтә.
Сөйләшүдән соң курьер килә һәм пенсионер аңа сумманы тапшыра. Шуннан соң гына ул кызына шалтыратырга уйлаган. Бу бөтен тарихның уйдырма булуы ачыкланган.
Пенсионер хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Курьер булган 37 яшьлек хатын - кызны тоткарлыйлар, ул акча алуын таный, инструкцияләрне һәм адресны куратордан мессенджерда алуын, ә бу сумманың 10% шәхси бүләк буларак үзенә калдыруын билгеләп үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа