Ир үз гаебен таныган.
Суд Әлмәттә яшәүче 39 яшьлек ирне гаделлек урнаштыруга комачаулауда гаепле дип тапты. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, узган елның февралендә ир-атка һәм аның дустына карата чит кешенең милкен урлау һәм аңлы рәвештә юк итү турында җинаять эше кузгатылган. Судта материаллар белән танышканда ир-ат җинаять эшенең бер битен каләм белән буяган.
Ир үз гаебен таныган. Суд аңа дәүләт кеременә 100 мең сум күләмендә штраф билгели.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм шикаять белдерергә мөмкин.